

Үзбәкстан Республикасының Наманган өлкәсе эшмәкәрләре Башкортстанда 500 га авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алу ниятен расладылар. Салават, Кыйгы һәм Балакатай районнарында ярты мең гектарда бәрәңге һәм яшелчә продукциясе чәчеләчәк. Наманган өлкәсе хокимы урынбасары Окибжон Одилжонович Инамов җитәкчелегендәге Үзбәкстан партнерларының чәчүлек мәйданнарын карауны үз эченә алган визиты конкрет килешүләр белән тәмамланды.
Инде гыйнварда ук республикага юридик затны теркәү өчен эшче төркем киләчәк. Башкортстан үз ягыннан компанияне ачу процедурасында ярдәм итәчәк.
- Аренда буенча килешүләр-Башкортстан белән Үзбәкстан арасындагы ныклы партнерлык мөнәсәбәтләренең гамәли нәтиҗәсе. Бу эре инвестиция проекты безнең азык-төлек иминлеген ныгытып кына калмыйча, яңа эш урыннары булдырачак, республиканың төньяк-көнчыгышын үстерүгә өстәмә стимул бирәчәк. Үзбәкстан республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә тотрыклы рәвештә 4,4% өлеше белән җиденче урында тора, – дип билгеләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. Министр шулай ук яңа проектны оештыру-хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре Башкортстан Республикасының Үсеш Корпорациясе белән берлектә эшләнәчәк, дип өстәде.