

19 ноябрьдә Уфада «Берлога» милли киберфизика платформасының техник иҗат фестивале һәм программалаштыру буенча II Бөтенроссия турниры финалы узды. Чаралар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм мәгариф министрлыгы, Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге ярдәмендә Милли технологик инициатива түгәрәк хәрәкәте (НТИ) тарафыннан оештырылды.
«Берлога» фестивале Уфада дүртенче тапкыр үткәрелә, быел анда республиканың төрле районнарыннан 600дән артык укучы һәм педагог катнашты. «Торатау» конгресс-холлында берничә мәйданчык ачылды. Анда укучылар «Берлога» платформасында яшь разработчикларның яңа видеоуеннарын сынадылар, яңа өстәл уеннары белән таныштылар, фәнни фантастика буенча квестлар һәм квизлар үттеләр, үзләренең инженерлык проектларын тәкъдим иттеләр.
Программалаштыру буенча II Бөтенроссия турниры җиңүчеләрен һәм призерларын техник иҗат фестивале мәйданчыгында бүләкләделәр. Ярыш нәтиҗәләре «НТО таланты» цифрлы портфолио конкурсында исәпкә алына, җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары Россия вузларында индивидуаль казанышлар сыйфатында кабул ителә – укырга кергәндә БДИга өстәмә 10 баллга кадәр алырга мөмкинлек бирә.
Турнир җиңүчеләре: 1 урын - «Berloga Hack Pack» командасы: Тамерлан Газизов, Роман Кузнецов (Уфа, Башкортостан) 2 урын - «Уенчылар номер 1» командасы: Влад Демьянцев, Екатерина Гордейчук, Роман Узлов (Төмән, Төмән өлкәсе) 3 урын – «Team_Scoofs» командасы: Тигран Оганян, Андрей Князев, Артем Мотин (Тольятти, Самара өлкәсе)