

"Яшел зачет” бөтенрусия экология конкурсы 2025 елның 18 ноябрендә старт алды. Беренче этап 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста 8-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары катнаша ала. Иң күп балл җыйган укучылар икенче, очный этапка узачак – ул 2026 елның февралендә узачак. Катнашучыларны биология, химия, география һәм экология буенча уникаль сораулар көтә, аларны Серго Орджоникидзе ис. Русия дәүләт геологоразведочный университет һәм Менделеев ис. Русия химия-технология университеты әзерләгән.
"Яшел зачет" җиңүчеләрен 2026 елның февралендә билгеләячәкләр. Алар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына керү өчен өстәмә баллар алачак, ә аларның казанышлары күренекле сәләтләрен күрсәткән затлар турында дәүләт ресурсына кертеләчәк – бу «Сириус» университеты программаларына, стажировкаларга һәм фәнни-мәгариф проектларына юл ачачак.