Яңалыклар
20 Ноября 2025, 11:35

“Транспорт атналыгы-2025”

Мәскәүдә узган “Транспорт атналыгы-2025” XIX Халыкара форумы Русия транспорт тармагы өчен елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе.

“Транспорт атналыгы-2025”“Транспорт атналыгы-2025”
“Транспорт атналыгы-2025”

Мәскәүдә узган “Транспорт атналыгы-2025” XIX Халыкара форумы Русия транспорт тармагы өчен елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе.

18-20 ноябрьдә бер мәйданчыкта федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, бизнес-лидерлар, фән һәм мәгариф белгечләре, шулай ук Русия һәм чит илләрнең әйдәүче экспертлары җыелды. Өч көн эчендә 30дан артык дискуссия, пленар утырыш, "түгәрәк өстәл"ләр узды, аларда 300дән артык эксперт катнашты.

Бу мәйданчык Башкортстан өчен һәрвакыт стратегик әһәмияткә ия, чөнки республика үзенең транспорт-логистикасын үстерү стратегиясен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итә һәм яңа проектлар буенча фикер алышу алып бара. Делегацияне, традиция буенча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләде.

 

Республика - инвестицияләр җәлеп итүдә лидер!

 

Республика 2019 елдан бирле “Транспорт атналыгы”нда даими катнаша. Радий Хәбиров башлангычы белән бу мәйданчык республика өчен федераль министрлыклар, “Росавтодор”, “РЖД”, авиакомпанияләр һәм инвесторлар белән сөйләшү урынына әверелде. 2019–25 елларда нәкъ менә шундый эш алымы нәтиҗәсендә республика транспорт һәм юл инфраструктурасына зур күләмдә федераль акча һәм инвестицияләр җәлеп итте.

Радий Хәбировның позициясе дә ачык. “Башкортстан – ышанычлы партнер. Без системалы проектлар тәкъдим итәбез һәм аларны ахырга кадәр җиткерәбез. Шуңа күрә безнең белән эшләргә теләүчеләр ел саен арта”, - дип белдерде республика Башлыгы. Бу, үз чиратында, төбәкнең инвестицион имиджын ныгыта һәм яңа, эре проектларны финанслау мөмкинлекләрен киңәйтә.

Башкортстан – илнең стратегик транспорт-логистика үзәге

Республика географик яктан Европаның Русия өлешен, Уралны, Себерне һәм ЕАЭС илләрен тоташтыручы төп транспорт юлы булып тора. Форумда катнашу Башкортстанга, бу статустан файдаланып, яңа транзит маршрутлар, мультимодаль логистика, транспорт коридорлары проектларына керү мөмкинлеге бирә. Бу юнәлештә республика үзен көньяк һәм төньяк юнәлешләрне тоташтыручы төп хаб буларак тәкъдим итә.

Форумда республика тәкъдим иткән проектлар

Башкортстан ел саен федераль дәрәҗәдә конкрет, әзер һәм перспективалы проектларны тәкъдим итә. Иң зур мисал – концессион килешү нигезендә төзелгән Уфаның «Көнчыгыш чыгу юлы». Бу проект ВТБ инфраструктур холдингы белән партнерлык үрнәге булып тора һәм нәтиҗәдә башкала транспорт йөкләнешен сизелерлек киметте.

2025 елда республика түбәндәге проектларны тәкъдим итте:

Кузнецовский затонда һәм Интернациональ урам киселешендә ике яңа күпер төзү

Р-240 Уфа – Ырынбур трассасын 4 полосага кадәр киңәйтү

Салават – Стәрлетамак – Ишембай агломерациясен тоташтыручы участокларны яңарту

М-12 «Көнчыгыш» трассасы төзелеше нәтиҗәсендә бозылган юлларны тергезү

Уфа тимер юл боҗрасын үстерү, “Дим – Иглин” юнәлешендә икенче юллар төзү

Уфадан Таулы Алтайга туры авиарейсларны эшләтеп җибәрү.

Бу проектларның һәркайсы федераль ярдәм таләп итә. Республика аларны системалы рәвештә, этаплап һәм төгәл исәп белән тәкъдим итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас