

19 ноябрьдә Мәскәүдә «Россия транспорты» XIX Халыкара форумы кысаларында илнең Транспорт министры Андрей Никитин һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Көн тәртибендә - масштаблы тармак проектларын гамәлгә ашыру.
Төбәк җитәкчесе федераль үзәк белән бергә эшләүнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Россия Хөкүмәтенә һәм транспорт министрлыгына безнең инициативаларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров. – Быел без берничә эре инфраструктура объектын сафка бастырдык. Алар арасында - М-12 федераль трассасының Башкортстан территориясе аша уза торган участогы. Моннан тыш, Туймазы районында Татарстан чигендә Ык елгасы аша яңартылган күпер буенча хәрәкәт графиктан алда башланды.
Очрашуда Кузнецов Затоны микрорайонында Агыйдел аша чыгучы күпер турында, шулай ук Уфа тимер юл узелын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.