Яңалыклар
18 Ноября 2025, 08:15

Эшкә җәяү йөрергәме?

Башкортстан заправкаларында бензин тагын кыйммәтләнде!  

Эшкә җәяү йөрергәме?Эшкә җәяү йөрергәме?
Эшкә җәяү йөрергәме?

Башкортстан заправкаларында бензин тагын кыйммәтләнде!

 

Бәяләр 10-50 тиенгә арткан.

«Башнефть» АЗСында берничә марка бензин һәм дизель ягулыгы бәясе арткан.

Әйтик, АИ-92 маркалы ягулыкның литры өчен машина йөртүчеләргә хәзер 59 сум (үсеш 10 тиен тәшкил иткән), ATUM-92 өчен — 60,30 сум (+10), АИ-95 ATUM өчен – 64,15 сум (+20), АИ-95 өчен – 62,90 (+20) түләргә туры киләчәк.

Дизель ягулыгы бәясе 50 тиенгә – 72,90 сумга кадәр арткан.

АИ-100 бензинының бәясе үзгәрмәгән һәм 83,65 сум тәшкил итә

Элегрәк, 9 ноябрьдә, ягулык бәясе 20 тиенгә арткан иде..

Болай барсак, машина белән эшкә йөрүнең, гомумән, эшкә йөрүнең кирәге калмый. Чөнки көн дә эшкә барсаң, мескен эш хакын бензин йотып бетерә. Бензин кыйбатлану җәмәгать транспортына, аңа ияреп башка товарларга әм хеәзмәтләргә да бәяләр артуга яшел юл. Йөгәнләп карагыз...

 

 

Если сравнивать цены с другими компаниями, то,

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас