Яңалыклар
14 Ноября 2025, 15:09

Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли

Казахстаннан, Германиядән, Кытай һәм Ираннан дистәдән артык эксперт катнаша.

Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшлиУфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Уфада "Көнчыгыш Европа, Себер һәм Төньяк-Көнчыгыш Азия археологиясендә һәм этнотарихында проблемалар" халыкара фәнни-гамәли конференциясе (Руденко укулары) эшли.
Гыйльми форум Сергей Иванович Руденконың тууына 140 ел тулуга һәм аның "Башкортлар. Этнологик монография тәҗрибәсе" фундаменталь хезмәтенең дөнья күрүенең 100 еллыгына багышланды. Бу Евразия халыкларының археологиясе, этнографиясе һәм тарихы белән кызыксынучылар өчен гаять әһәмиятле вакыйга. 
Форумда  Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Уфа, Чиләбе, Новосибирск, Барнаул, Кемерово, Владивосток һәм Русиянең башка шәһәрләренең алдынгы гыйльми үзәкләренең 150гә якын галиме катнаша. Шулай ук Казахстаннан, Германиядән, Кытай һәм Ираннан дистәдән артык эксперт катнаша.
Катнашучылар төп темалар: бронза дәвереннән алып урта гасырларга кадәр борынгы төбәкләр сәнгатен һәм тикшеренүләрнең заманча ысулларын тикшерде.
Конференция чикләрендә "Башкортлар. С. И. Руденко: 100 елдан соң" һәм "Музей коллекцияләрендә һәм экспозицияләрдә дала Евразиясенең тарихы һәм мәдәнияте" темаларына багышланган түгәрәк өстәлләр эшләде.
Чараны оештыруда Башкортстан Хөкүмәте, Евразия Күчмә цивилизацияләр музее һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге һ.б. билгеле оешмалар катнашкан.
Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Уфада археология һәм этнотарихка багышланган конфренция эшли
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас