Яңалыклар
14 Ноября 2025, 10:11

Креатив индустрияне үстерүгә яңа офыклар ачып

Уфада Креатив индустрияләр мәктәпләренең Бөтенрусия съезды эшли.

Креатив индустрияне үстерүгә яңа офыклар ачыпКреатив индустрияне үстерүгә яңа офыклар ачып
Креатив индустрияне үстерүгә яңа офыклар ачып
13 ноябрьдә Уфада Креатив индустрияләр мәктәпләренең Бөтенрусия съезды ачылды.  Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусында Русиянең 52 төбәгеннән 174 белгеч: креатив мәктәпләр җитәкчеләре һәм укытучылары, экспертлар һәм практиклар җыелды. РФ Мәдәният министрлыгы һәм БР Хөкүмәте булышлыганда оештырылган чара илдә иҗади белемне үстерүнең яңа офыкларын ача.
Съездның беренче эш көне вакыйгаларга булды.  Тантаналы ачыштан соң, төп лекцияләр һәм эксперт сессияләре эшли башлады. Спикерлар тармакның алдынгы профессионаллары: Игорь Намоканов (Креатив индустрияләр федерациясе), Мария Гуськова (Федераль мәдәни стратегияләр үзәге), Дмитрий Сидоров (МГИК) һәм башкалар киләчәк белем турында фикерләре һәм тәҗрибәләре белән бүлеште. Катнашучылар креатив өлкәләрдә эшләүче компанияләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.  Белем бирү процессына ясалма акылны кертүгә һәм педагогларның санлаштыру белемен  күтәрүгә аерым зур игътибар бүленә.
Бүген, 14 ноябрьдә, программа гамәли сессияләр һәм мастер-класслар белән дәвам итте.  Катнашучылар интерактив дәресләр һәм воркшоплар үткән Башкорт дәүләт курчак тетарында булды. АЙ ЙОЛА музыкаль коллективы белән очрашу көннең истәлекле мизгелләренең берсе булды. Съезд үзенең эшен Башкорстанның анимацион кластерына экскурсия белән тәмамлады. Анда кунаклар корылмалар һәм проектлар белән танышты, инновацион медиапродуктлар булдыру эшләрен карады.
 
Республика Башлыгы Радий ХӘБИРОВ:
 
Без креатив индустрияләргә ярдәм күрсәтү курсын алдык. Әлеге юнәлеш вәкилләре белән даими  рәвештә очрашулар үткәрәбез, аларны борчыган мәсьәләләрне тикшерәбез.
Без ел саен тапшырылучы республика премиясен булдырдык.  Ул республикабызда заманча креатив икътисадны формалаштыручы иң яхшы идеяләр һәм проектлар авторлары өчен төбәктә төп бүләк булачак.
Архитектура, дизайн, мода, журналистика, әдәбият һәм нәшрият эшчәнлеге, реклама, гастрономия, халык сәнгать кәсепләре һәм башкалар - болар без  креатив индустриягә керткән юнәлешләренең бер өлеше генә.
 
Премиядә катнашу өчен гаризалар 23 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә:
  https://forms.yandex.ru/u/6905cf0502848fb704221c27/ 
Номинацияләр һәм премия турындагы башка хәбәрләр - биредә: https://creastan.ru/creapremia 
 
Барыгызга да уңышлар!
 
Фото: "Башинформ"..
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас