Яңалыклар
13 Ноября 2025, 16:00

“Укытучы һәм укучы”

Уфада “Укытучы һәм укучы” күргәзмәсе ачылды.

https://mgazeta.comhttps://mgazeta.com
Фото:https://mgazeta.com

Профсоюзлар йортында Уфаның 2нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының “Укытучы һәм укучы” сәнгать эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Профсоюз-АРТ күргәзмә комплексында яшь рәссамнар һәм аларның остазларының экспозициясе урнаштырылган. Анда рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать белән танышырга була.

Төрле еллардагы эшләр җыелган. Биредә мәктәпне тәмамлаучыларның натюрмортлары, пейзажлары, портретлары, декоратив стена паннолары урын алган.

Укытучылар һәм укучылар Бөек Ватан сугышы, гаилә, яраткан шәһәр, балачак, туган якның мәдәнияте һәм табигате темаларының киң спектрын ачалар. Төрле техникалар кулланылган: акварель, гуашь, пастель, катыргы гравюрасы, майлы буяулар һәм корама белән тегү, кулдан туку.

Байлыгы һәм осталыгы ягыннан искиткеч күргәзмә килеп чыккан.

Иҗат җимешләрен Уфа, Киров урамы, 1 адресы буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр күрергә була. Керү ирекле.

https://mgazeta.com
Фото:https://mgazeta.com
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас