

Профсоюзлар йортында узган тантаналы җыелышка республика профактивы, мөхтәрәм кунаклар, социаль партнерлар, атказанган ветераннар, хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды.
Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко республика Башлыгы Радий Хәбировның профсоюз хезмәткәре көне белән котлавын укыды.
Чара барышында ведомство һәм профсоюз бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. “Хезмәт династияләре” республика конкурсы финалистлары булган хезмәт династияләре әгъзаларын аерым бүләкләделәр.
Моннан тыш, шул ук көнне БР профсоюзлар Федерациясе һәм БР Муниципаль берәмлекләре советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүнең максаты – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм төбәкнең җирле үзидарәсен үстерүгә юнәлтелгән хезмәттәшлек.