

Башкортстанда яшәүчеләргә Оборона министрлыгының югары уку йортына ничек керергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Оборона министрлыгының югары уку йортына керү өчен 1 апрельгә кадәр яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр республиканың хәрби комиссариатында.
Кандидатлар алдан сайлап алу уза, аңа медицина тикшерүе, һөнәри психологик сайлап алу, физик әзерлек тикшерүе һәм БДИ тапшыру керә. Барлык этапларны да уңышлы узганнан соң, конкурс буенча сайлап алу үткәрелә.
Кандидат Русия гражданы булырга тиеш. Яше – армиядә хезмәт итмәгәннәр өчен 16 яшьтән 22 яшькә кадәр, хезмәттә булганнар өчен 18 яшьтән 24 яшькә кадәр. Урта хәрби-махсус әзерлек белән керүчеләр 30 яшькә кадәр булырга мөмкин.
Белем турында документ – урта гомум белем турында аттестат яки диплом булырга, сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраклы булырга тиеш.
Хәрби уку йортларына алынучылар 17-37 мең сум күләмендә акчалата тәэмин ителеш алып, түләүсез укырга, дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин ителергә (туклану, яшәү, әйберләр белән тәэмин ителергә), отпуск уздыру урынына түләүсез барырга, “В” һәм “С” категорияләрендәге машина йөртү таныклыкларын түләүсез алырга хокуклы. Алар шулай ук берничә белгечлек (гражданлык һәм хәрби) алырга мөмкин.
Хәрби уку йортларына керү башка югары уку йортларына караганда иртәрәк бара, бу бер үк вакытта башка уку йортларына кабул итү сынауларында катнашырга мөмкинлек бирә.
Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, гомумдәүләт үрнәгендә югары белем алу турында диплом тапшырыла, эшкә урнашу гарантияләнә.
Хәрби хезмәткәрләр хезмәт урыны буенча хезмәт торагы һәм запаска киткәндә гаилә әгъзалары белән бергә түләүсез торак белән тәэмин ителәләр.
Өстәмә мәгълүматны яшәү урыны буенча хәрби комиссариаттан һәм 8(347) 253-13-48 кайнар линиясе буенча алырга мөмкин.
Русия Федерациясе Оборона министрлыгының рәсми сайтында Югары хәрби уку йортлары исемлеге һәм аларда кабул итү кагыйдәләре тәкъдим ителгән. Һәр югары уку йорты битендә аның тарихы белән танышырга була.