Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 ноябрь 2025, 20:13

Кыш Бабай поезды Башкортстанның ике шәһәрендә тукталачак

Быел Кыш Бабай поезды үзенең сәяхәтен 19 ноябрьдә башлый.

https://kbsh.rzd.ru
Фото: https://kbsh.rzd.ru

Быел Кыш Бабай поезды үзенең сәяхәтен 19 ноябрьдә Владивостокта башлый һәм 11 гыйнварда Бөек Устюгта тәмамлый.

Ул барлыгы 20 мең чакрымнан артык юл үтәчәк һәм Ерак Көнчыгышның, Себернең, Уралның, Төньякның һәм илнең Европа өлешенең 70 шәһәрендә булачак. Башкортстанда әкияти поезд ике станциядә тукталачак: Уфада һәм Стәрлетамакта.

Башкортстан башкаласы Кыш Бабай поездын 14 декабрьдә Куйбышев тимер юлында беренче булып каршы алачак. Программа урындагы вакыт белән 11:00дән 17:05кә кадәр узачак. Стәрлетамак вокзалына состав 15 декабрьдә 11:00 сәгатьтә килеп җитәчәк һәм перронда 19:10 сәгатькә кадәр торачак.

Һәр шәһәрдә теләгән һәркем илнең баш тылсымчысы белән очрашуга килә ала. Перроннарда аниматорлар һәм артистлар катнашлыгында күңел ачу программалары узачак.  

Тукталышлар вакытында гомум күңел ачу чараларыннан тыш, билетларны алдан сатып алырга кирәк булган аерым программалар да планлаштырылган. Алар арасында Кыш бабай белән аның резиденциясендә очрашу, квестлар һәм поездда чәй эчү дә бар. Шулай ук курчак спектакленә билетларны аерым сатып алырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, билетлар сату шәһәргә поезд килгәнче 30 көн алдан Мәскәү вакыты белән иртәнге 09:00дә башлана.

Проект һәм билетлар сатып алу кагыйдәләре турында тулырак инструкция һәм актуаль мәгълүмат poezddedamoroza.ru сайтында, Telegram-каналда, Вконтакте битендә һәм “РЖД”ның рәсми сайтында урнаштырылган.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас