Яңалыклар
13 Ноября 2025, 04:34

Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча гран-при яулады

Казанда хатын-кызлар турнирының гран-при этабы тәмамланды.  

Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча гран-при яуладыДинә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча гран-при яулады
Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча гран-при яулады

Казанда хатын-кызлар турнирының гран-при этабы тәмамланды.

“Магнитогорскта фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабы узды. Бронза медальне Аксар авылында туып-үскән Динә Хөснетдинова яулады, ул фигуралы шууда беренче адымнарын Зәй шәһәренең «Яшьлек» спорт мәктәбендә ясады. Аның өчен бу бүләк өлкәннәр дәрәҗәсендә беренче булды, августта ул легендар тренер Этери Тутберидзе төркеменә күчте. Ярышларда Динә фигуралы шууда катлаулылыгы югары булган элементлар кергән, спортчыдан гаять зур көч һәм төгәллек таләп итә торган ике өчле аксель башкарды”.

Октябрь ахырында гына Зәй районында шундый шатлыклы хәбәр таралган булса, ноябрь тагы да зуррак сөенечләр алып килде:  Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча Русиякүләм турнирында алтын яулады!

Бу 16 яшьлек Динә Хөснетдинованың олылар турнирында беренче гран-прие. 

Аңлагансыздыр, Динә тумышы белән Татарстанның Зәй районы Аксар авылыннан. Ун яшендә ул Казанга күчеп килә, анда «Стрела» мәктәбендә тренер Надежда Заякинада шөгыльләнә. Агымдагы елның августында фигуристка Этери Тутберидзе төркеменә күчте — бу карарны элеккеге тренеры белән бергә кабул иттеләр.
Ә бу көннәрдә зур яңалык бүләк иткән ярыш – фигуралы шуу буенча Гран-при ярышлары Казанда узды. Динә Хөснетдинова сезонда һәм өлкәннәр арасында беренче алтын медален алды. Ул 218,01 балл җыйды.

2024 елда Динә яшүсмерләр арасында узган Русиянең Гран-при этабында бронза медаль яулаган иде.

Спортчы ике өчле аксель һәм башка катлаулы элементларны һәм ирекле ирекле программаны да уңышлы башкарды. Прокат өчен ул 145,51 балл алды —  бу көннең иң яхшы нәтиҗәсе. Хөснетдинова ике программада 218,01 балл җыйды, бу аңа турнирның алтынын яуларга ярдәм итте.

Турнирның көмеше Дарья Садковага эләкте, ул да Тутберидзеда шөгыльләнә. Өченче урынны Петербург кызы Анна Фролова алды.

Фото: championat.comdzen.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас