

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнәгать форумын ачу тантанасында катнашты. Чара «Уфа ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза.
Форумда машина төзелеше тармагының әйдәүче экспертлары һәм илнең эре сәнәгатьчеләре катнаша. Русиянең 15 төбәгеннән 100дән артык компания үз эшләнмәләрен һәм технологияләрен тәкъдим итте. Чит ил кунаклары арасында Беларусь, Кытай, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан делегацияләре бар. Радий Хәбиров чарада катнашучыларны сәламләде һәм аларга нәтиҗәле эш теләде.
- Русия Сәнәгать Форумы - фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык ул, чөнки хәзерге шартларда берләшеп кенә үсеш алырга, перспективалар ачарга мөмкин, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Монда сәнәгать өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, фән вәкилләре җыелды. Чарага без шулай ук яшьләребезне – урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларын да чакырдык. Нәкъ менә алар укуларын тәмамлагач, производствога эшкә киләчәк. Илебезнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Федераль хезмәттәшләребезне чын күңелдән сәламлим, алар белән без актив хезмәттәшлек итәбез һәм күрсәтелә торган ярдәм чараларын югары бәялибез.
Русия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Куликов Башкортстанның Русия сәнәгать секторы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде.
– Бүген регион сәнәгать җитештерүе күләме, дәүләт ярдәме чаралары саны, шулай ук кластер үсеше буенча лидер булып тора, – дип билгеләп үтте Иван Куликов. - Россия Сәнәгать Форумы илебезнең технологик суверенитетын формалаштыру буенча төп бурычлар турында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бүген сәнәгать безнең бәйсезлекне формалаштыруда төп тармак булып тора.
Тантана азагында Башкортстан Башлыгы сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә, төбәкнең иң яхшы югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына республика дәүләт бүләкләре тапшырды. Видеоэлемтә режимында Радий Хәбиров шулай ук Уфада «Техномаш» предприятиеләренең һәм «НКМЗ-ГРУПП»Нефтекама заводының яңа җитештерү комплексларына старт бирде.