

Кичә, 11 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узды. Ул дүрт сәгать ярым дәвам итте, Радий Хәбиров 60 сорауга җавап бирде.
Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтәгә 8,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта төбәк җитәкчесенең социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Дмитрий Черенков хәбәр итте.
Кешеләрне иң кызыксындырган темалар юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәгариф булган. Юллар буенча – 1747 сорау, торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы – 1105, төзекләндерү буенча 846 мөрәҗәгать килгән. Социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны яклау темасына – 653, мәгарифкә караган 553 сорау кабул ителгән.
Сорауларның иң күбе, атап әйткәндә 5639ы социаль челтәрләр һәм чат-ботлар аша килгән. Телефон аша 2022 мөрәҗәгать булса, 499 сорау – “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм 469ы республика Башлыгы сайты аша җибәрелгән.
Радий Хәбиров әйтүенчә, барлык сораулар һәм мөрәҗәгатьләр эшкә алыначак.
– Сораулар төрле. Узган ел 600гә якын сорауны атна эчендә хәл иттек. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, – диде ул.
Шуны әйтергә кирәк: туры эфирда яңгырамаган комментарийларга җаваплар бирелә башлаган да инде.