

11 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узачак.
Сүз нәрсә турында?
Радий Фәрит улы туры эфирда журналистлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, шулай ук республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Туры линия гадәттә дүрт сәгатьтән дә ким булмый.
Ничек сорау бирергә?
Радий Хәбировка сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин:
- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;
- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;
- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;
- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;
- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;
- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.
Кайда карарга?
Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтә туры эфирда БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларында, шулай ук “Юлдаш” радиосы һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк.
Дүрт сәгать җитәме?
Төбәк Башлыгына сораулар һәрвакыт бик күп килә. Узган ел Туры элемтәгә республикада яшәүчеләрдән 9 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларның яртысыннан артыгы туры эфир вакытында теркәлгән. Әгәр дә аларның һәрберсенә Радий Хәбиров бер минут җавап бирсә, эфир йокысыз һәм ашауга тәнәфесләрсез бер атна дәвам итәр иде. Әмма бу сораулар җавапсыз кала дигән сүз түгел. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, сорауларның берсе дә игътибарсыз калмый һәм барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алына.
Нәрсә турында сорыйлар?
Төп сораулар булып, гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары, юлларның торышы, медицина ярдәменең сыйфаты, социаль түләүләр, төзелеш һәм төзекләндерү мәсьәләләре тора. Узган ел бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре дә өстәлде. Шулай ук транспорт хезмәте күрсәтү, мәгариф, мәктәп туклануы, сәнәгать, туризм, газлаштыру, эчәр су кебек тиз арада хәл итүне көткән башка көнкүреш проблемалары да шактый. Аларның бер өлеше эфир вакытында ук хәл ителә, икенчеләре эшләү өчен контрольгә алына.
Туры линия нәрсәгә кирәк?
Туры элемтәне “күзгә-күз” карашып сөйләшү форматы дияргә була, ул хакимият һәм җәмәгатьчелек арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга йогынты ясый, диләр экспертлар. Чөнки кайсыбер четерекле һәм хәтта үткен сорауларга шунда ук җавап бирү, ә кайчакта гадел тәнкыйть сүзләрен ишетү – җитәкчеләр өчен күңелле түгел, әлбәттә. Әмма чынбарлыкны кабул итә белү хакимият белән халык арасын якынайта, ди алар.
Радий Фәрит улы да сорауларга җавап бирү җиңел эш түгел, ди. “Чынлыкта, сорауларга җавап бирү – җиңел түгел. Сораулар төрле, кайсыберләре гади, кайсыберләренә шунда ук җавап бирүе кыен. Әмма минем өчен Туры элемтә – ул республикада нәрсә барганлыгын аңлау мөмкинлеге. Әлбәттә, сәфәрләр барышында кешеләр белән аралашам, безнең эшне ничек бәяләүләрен, нинди проблемалар барлыгын күрергә тырышам. Һәм Туры элемтә – халыктан реакция алу мөмкинлеге”, – ди ул.