

Бүген, 11 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә уза. Ул 19.00 сәгатьтә башланды. Туры линия гадәттә дүрт сәгатьтән дә ким булмый.
Радий Фәрит улы туры эфирда журналистлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, шулай ук республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирә.
Туры линия – ул үзенә күрә елга йомгак булып тора, һәм бүген МХОга бәйле, халыкны иртәгә нәрсә булыр дигән сорау борчый, диде алып баручы
– Кешеләрнең борчуын аңларга була. Ковидтан соң тын алырга да вакыт булмады, санкцияләр, махсус хәрби операция башланды, – диде Радий Хәбиров.
Әмма ул иртәгәсе көн яхшы булачак дигән фикерен җиткерде.
– Хәвефле фаразлар ясарга нигезләр юк. Республика күп күрсәткечләр буенча плюс билгесе белән бара. Социаль бурычларыбызны башкарып чыгар мөмкинлегебез бар, – дип җаваплады төбәк җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, Туры линия башланганда 4,5 мең сорау килгән. Барлык сораулар һәм мөрәҗәгатьләр эшкә алыначак, диде ул.
– Сораулар төрле. Узган ел 600га якын сорауны атна эчендә хәл иттек. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, – диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтә туры эфирда БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларында, шулай ук “Юлдаш” радиосы һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнә.
Радий Хәбировка сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин:
- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;
- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;
- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;
- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;
- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;
- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.