Яңалыклар
11 ноябрь 2025, 15:18

"Креатив яшьләр өчен мөмкинлек булыр"

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтәдә Алмаз Вахитов соравы яңгырады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта күп кенә спорт объектлары ачылды, фәнгә юнәлдерелгән әһәмиятле проектлар да барлыкка килә. Иҗади яшьләргә игътибар итәргә, үз тарту нокталарын булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты ул.

"Креатив яшьләр өчен мөмкинлек булыр""Креатив яшьләр өчен мөмкинлек булыр"
"Креатив яшьләр өчен мөмкинлек булыр"

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтәдә Алмаз Вахитов соравы яңгырады. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта күп кенә спорт объектлары ачылды, фәнгә юнәлдерелгән әһәмиятле проектлар да барлыкка килә. Иҗади яшьләргә игътибар итәргә, үз тарту нокталарын булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты ул.

Мәдәният объектларының инфраструктурасы булырга тиеш, дип саный Радий Хәбиров. Креатив объектларның берсе сыйфатында ул Уфадагы “Арена 3000 ” һәм Бөре һәм Стәрлетамак креатив бергәлекләрен мисал итеп китерде.

- Без Уфадан тыш, моның белән активрак шөгыльләнергә теләгән тагын җиде муниципалитет барлыгын билгеләдек, - ди Радий Фәрит улы. - Мин анда да шундый креатив яшьләр өчен мөмкинлек булыр дип уйлыйм. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, яхшы белем алу өчен дә, мәдәният өчен дә инфраструктура кирәк. Төбәк җитәкчесе Башкортстанда шәһәр һәм районнарда 4 мең мәдәният учреждениесе эшләвен ассызыклады.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас