

Кыш Баба поездының Башкортстанга кайчан килеп җитәсе билгеле.
Кыш бабайның тылсымлы поездында яңа ел сәяхәте быел 19 ноябрьдә Владивостокта башланачак һәм 11 гыйнварда Бөек Устюгта тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр Русия тимер юллары матбугат хезмәтендә.
14 декабрьдә – Уфага, Стәрлетамакка 15 декабрьдә Яңа ел составы киләчәк.
Илнең баш тылсымчысы үз поездында 20 мең чакрымнан артык юл узачак һәм Ерак Көнчыгышның, Себернең, Уралның, Төньякның һәм илнең Европа өлешендәге 70 шәһәрендә булачак.
Яңа елны Кыш Бабай поезды командасы Ивановта каршы алачак, ә Раштуаны – Санкт-Петербургта. Мәскәүдә тылсымлы состав ике көнгә – 2 һәм 3 гыйнварга тукталачак. Кыш Бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Гадәттәгечә, чаралар уздырыла торган шәһәрләргә ул паровоз белән килә. Теләгән һәркем паровоз кабинасына менеп, уникаль фотолар ясый ала. Алдан сатып алынган билетлар буенча балалар «Әкияти авыл» вагонында Кыш Бабай ярдәмчеләреннән төрле сынаулар уза, «Кабул итү бүлмәсендә» тылсымчының үзе белән очраша һәм ресторан вагонында прәннек белән чәй белән сыйлана. Шулай ук билетлар буенча «Курчак театры» вагонындагы тамашаны да карарга мөмкин.
Быел балаларны яңа спектакль көтә: "Тылсымлы әкиятләр китабы. Кар королевасының эшләре".
“Снежная королева” вагоны, төньяк сувенирлар белән вагон-кибет, фотокупе, вагон-ресторан һәм буфет ачык. Кече шәһәрләрдә тамашаларны оештыру өчен яңа ел поезды составында шулай ук вагон-сәхнә каралган.
Исегезгә төшерәбез, Кыш Бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыкты. Дүрт ел эчендә ул 302 шәһәрдә булган (кайберләре – берничә тапкыр), 108 мең чакрымнан артык юл үткән һәм юлда 244 көн үткәргән. Аны 2 миллионга якын кеше каршы алып, озатып калган.