Яңалыклар
10 Ноября 2025, 08:13

Радий Хәбиров: Барыгыз да элемтәдә булыгыз

Республика җитәкчесе хөкүмәт әгъзаларының һәм муниципалитет башлыкларының элемтәдә булуларын сорады. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Иртәгә, 11 ноябрьдә, 19.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы Башлыгы белән Туры элемтә узачак. Бу хакта Радий Хәбиров бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә искә төшерде.

– Шактый күп сораулар килде дә инде. Мин сорауларга максималь җавап бирергә тырышачакмын. Узган елларда гадәттә дүрт сәгатькә якын эшләдек, эш күләме шактый зур, – диде төбәк җитәкчесе.

Республика Башлыгы хөкүмәтнең барлык әгъзаларын һәм муниципалитет башлыкларын элемтәдә булуларын сорады.

– Мин телевизор янында утырыгыз димим, ләкин, зинһар, барыгыз да элемтәдә булыгыз. Әгәр сорау туса, мин тиз арада элемтәгә чыгып, җавап бирерлек булсын. Бу – зур дәүләт чарасы, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

***

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтә туры эфирда БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларында, шулай ук “Юлдаш” радиосы һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк.

Радий Хәбировка сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин:

- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;

- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;

- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;

- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;

- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;

- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.

Видеосораулар 10 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

https://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас