

Иртәгә, 11 ноябрьдә, 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узачак.
Республикада кайсыбер җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать вәкилләре, блогерлар да төбәк җитәкчесенә үз сорауларын әзерләгән.
Мәсәлән, Дамир Илһамович буларак танылган популяр блогер Дамир Вахитов видео яздырган. Аның соравы республика предприятиеләрендә хезмәт хакына кагыла.
“Без команда белән ел ярым-ике ел дәвамында ил икътисадының реаль секторында эшче куллар җитмәү мәсьәләсен өйрәнәбез. Мин бик мөһим нәрсәне белдем: Башкортстан – иң күп кешесе вахта алымы белән эшләүче төбәкләр арасында. Сез еш кына безнең төбәктә дә лаеклы хезмәт хаклары бар дип әйтәсез. Моннан чыгып, шундый сорау бирәсем килә: төбәк предприятиеләренең кайсылары якташларыбызны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә ала?” – дип сорый Дамир Вахитов.
***
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Башлыгы белән Туры элемтә туры эфирда БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларында, шулай ук “Юлдаш” радиостанциясе һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк.
Радий Хәбировка сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин:
- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;
- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;
- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;
- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;
- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;
- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.
Видеосораулар 10 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.