

11 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узачак. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мондый сөйләшүләргә иҗтыяҗ зур – республика халкыннан меңәрләгән сораулар килә. Мәсәлән, былтыр 9 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. Гадәттә, сорауларның бер өлеше эфир вакытында ук хәл ителә, икенчеләре эшләү өчен контрольгә алына. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый һәм барлык сорауларга да җавап бирелә.
Шуларның бер мисалы – Салават шәһәрендә спидвей буенча ярышлар үтә торган стадион. “Строитель” стадионы 1959 елда төзелә. Еллар дәвамында футбол кыры, шлак җәелгән юллар, спорт мәйданчыклары искерә, замана таләпләргә туры килми башлый. Капиталь ремонт сорала, әмма бу зур чыгымнар таләп итә. Шәһәр халкы стадионны ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгатьләр юллый башлый. Чөнки стадион булмый торып, спидвей буенча ярышларны тергезеп булмаячак. Ә спидвей – ул Салаватның горурлыгы. Күп ир-егетләр нәкъ шушы спорт мәктәбен үткән. Биредә дөнья дәрәҗәсендә билгеле мотоузышчылар тәрбияләнгән. Шуларның берсе – Эмиль Сәйфетдинов.
Мөрәҗәгатьләр Радий Хәбировка да барып ирешә һәм боз урыныннан кузгала.
– Әйе, Салаваттагы стадионга күптән ремон кирәк иде. Трибуналарның берсе авария хәлендә булганлыктан анда ярышлар үткәрү хәвефле иде. Башкортстан җитәкчесе Радий Фәрит улы бу эшне игътибарга алгач, республика бюджетыннан акча бүленде. 2021 елда капиталь ремонт башланып, төп өлеше 2023 елда тамамланды. Төзелеш барышында ремонт таләп ителгән мәсьәләләр тагын да күбрәк икәнлеге ачыкланды, нәтиҗәдә смета кыйммәтләнде. Бу сорау да республика җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителде. 2024-2025 елларда калган барлык эшләр башкарылып, быел стадион үз ишекләрен ачты. Анда спидвей ярышларыннан тыш, футбол һәм теннис уйнау өчен уңайлыклар бар. Әле стадион тулы куәтенә эшли. Сентябрь аенда яңартылган стадионда Спидвей буенча Русия Кубогы узды. Турнирда илнең иң көчле 16 узышчысы катнашты. Тамашачыларга матур ярыш бүләк иттеләр. Спидвей бит ул – безнең салаватлылыр өчен яраткан спорт төре, – диде шәһәр хакимиятенең физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Александр Передунов.
“Шәһәр чыннан да тарихи момент кичерә. Озак еллар узгач, Салават җирендә моторлар тавышы һәм янган юллар исе легендар спидвейның яңадан тергезелүе турында сөйли. Без легендар җиңүләребезне хәтерлибез һәм киләчәктә яңа уңышлар көтелүенә ышанабыз”, – диде чемпионат вакытында Салават шәһәре мэры Марат Заһидуллин. Аның әйтүенчә, дистә еллар узгач ярышларның кире кайтуы – Салаватның спорт тормышы өчен генә түгел, ә тоташ республика өчен мөһим адым.
Хәл итүне көткән мәсьәләләр турында сез дә төбәк җитәкчесенә хәбәр итә аласыз.
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” республиканың төп массакүләм мәгълүмат чараларының туры эфирында, төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрендә барачак. Аңа кадәр Радий Хәбировка сораулар җибәрергә мөмкин.
Моны берничә юл белән эшләп була:
- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;
- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;
- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;
- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;
- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;
- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.
Видеосораулар 10 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.