Яңалыклар
6 Ноября 2025, 09:31

Радий Хәбировка ничек сорау бирергә?

11 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры элемтә узачак.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Туры элемтәне “күзгә-күз” карашып сөйләшү форматы дияргә була, ул хакимият һәм җәмәгатьчелек арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга йогынты ясый, диләр экспертлар. Чөнки кайсыбер четерекле һәм хәтта үткен сорауларга шунда ук җавап бирү, ә кайчакта гадел тәнкыйть сүзләрен ишетү – җитәкчеләр өчен күңелле түгел, әлбәттә. Әмма чынбарлыкны кабул итә белү хакимият белән халык арасын якынайта, ди алар.

Радий Фәрит улы да сорауларга җавап бирү җиңел эш түгел, ди. “Чынлыкта, сорауларга җавап бирү – җиңел түгел. Сораулар төрле, кайсыберләре гади, кайсыберләренә шунда ук җавап бирүе кыен. Әмма минем өчен Туры элемтә – ул  республикада нәрсә барганлыгын аңлау мөмкинлеге. Әлбәттә, сәфәрләр барышында кешеләр белән аралашам, безнең эшне ничек бәяләүләрен, нинди проблемалар барлыгын күрергә тырышам. Һәм Туры элемтә – халыктан реакция алу мөмкинлеге”, – ди ул.

Бу уңайдан аның тәҗрибәсе шактый. Ул республиканы җитәкли башлаганнан алып әлегесе инде җиденче “элемтә” булачак. Һәм узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мондый сөйләшүләргә иҗтыяҗ зур. Узган ел Туры элемтәгә республикада яшәүчеләрдән 9 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларның яртысыннан артыгы туры эфир вакытында теркәлгән. Радий Хәбиров эфир вакытында 65 сорауга җавап бирде. Төп сораулар булып, гадәттәгечә, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары, юлларның торышы, медицина ярдәменең сыйфаты, социаль түләүләр, төзелеш һәм төзекләндерү мәсьәләләре тора. Узган ел бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре дә өстәлде. Шулай ук транспорт хезмәте күрсәтү, мәгариф, мәктәп туклануы, сәнәгать, туризм, газлаштыру, эчәр су кебек тиз арада хәл итүне көткән башка көнкүреш проблемалары да шактый. Аларның бер өлеше эфир вакытында ук хәл ителә, икенчеләре эшләү өчен контрольгә алына. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, сорауларның берсе дә игътибарсыз калмый һәм барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алына.

Исегезгә төшерәбез: “Туры элемтә” республиканың төп массакүләм мәгълүмат чараларының туры эфирында, төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрендә барачак. Аңа кадәр Радий Хәбировка сорауларыгызны бирергә мөмкин.

Моны берничә юл белән эшләп була:

- Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә;

- MAX милли мессенджерындагы чат-бот аша: https://max.ru/glavarb_pl_bot;

- “Телеграм” чат-боты аша: https://t.me/glavarb_pl_bot;

- “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә: https://vk.me/glavarb_pl_bot;

- “Одноклассники”дагы чат-бот аша: https://ok.ru/group/70000042373707/messages;

- “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисы аша: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/.

Видеосораулар 10 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Видеомөрәҗәгать яздырып, эфирга чыгарга теләүчеләргә берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Иң мөһиме – бер минутка сыярга, анык сөйләргә, горизонталь формада төшерергә. Кадрда йөзегез яхшы күренергә тиеш. Төшергән вакытта камера калтырамасын өчен, аны беркетеп кую яхшырак.

Ролик башында үзегез белән таныштырырга, яшәгән урыныгызны атарга һәм шуннан гына сорауга күчәргә кирәк. Әгәр коллектив белән сорау әзерлисез икән, кадрда барлык катнашучылар да күренергә һәм һәркемнең сөйләгәне яхшы ишетелергә тиеш. Язмада бернинди монтаж, музыка һәм чит тавышлар булырга тиеш түгел.

Видео ахырында “бу сорау Радий Хәбиров белән Туры элемтә өчен” дип әйтергә онытмагыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас