Яңалыклар
31 Октября 2025, 11:19

“Эшләгәнгә бәя бирүләре – бик куанычлы”

Бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Автор фотосы.  “Эшләгәнгә бәя бирүләре – бик куанычлы”Автор фотосы.  “Эшләгәнгә бәя бирүләре – бик куанычлы”
“Эшләгәнгә бәя бирүләре – бик куанычлы”Фото:Автор фотосы.

Октябрьнең соңгы көнендә республиканың бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тантана Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үтте. Бүләкләнүчеләрне Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев тәбрикләде.

– Бүген бу залда ветераннар, укытучылар, табиблар, фән хезмәткәрләре, аграрийлар, мәдәният хезмәткәрләре, инженерлар, эшчеләр – төрле һөнәр ияләре бар. Сезнең һәркайсыгызның гомер юлы республика, ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Сез аның үсеше өчен зур көч саласыз. Алдыбызда торган бурыч – илебез мәнфәгатен яклау. Яугирләребез белән чиксез горурланабыз. Алар үз бурычларын намус белән үти. Без һәрвакыт аларның ныклы терәге булачакбыз. Һәрберебез җиңүгә үз өлешен кертә. Һәрберегез турында күп яхшы сүзләр әйтергә була. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Барыгызны да якынлашып килгән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында коллегабыз, “Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе Аида Рәдиф кызы Хәйретдинованы күрү шатлыклы булды. Аңа “Башкортстанның атказанган киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” исеме бирелде. Ул 3 дистә елдан артык туган ягының язмышын район гәзите битләрендә яктырта. Аның мәкаләләре республика басмаларында да еш дөнья күрә.

Бүген бу залда Әлшәй районы Әбдрәшит авылыннан Наил Мәсгуть улы Әминев та бар иде. Ул инде дүрт дистә елга якын “Заря” хуҗалыгы җитәкчесе йөген тарта. Үзгәртеп кору чорын уңышлы үтеп, бүген аягында ныклы басып торган хуҗалык директоры “Хезмәт батырлыгы өчен (“За трудовую доблесть”) медале белән бүләкләнде.

– Бүләк алу – һәрвакыт дулкынландыргыч. Эшләгән еллар күз алдына килеп баса. Шөкер, җитәкчеләр эшләгәнне күрәләр, эшләгәнгә бәя бирәләр. Бу бик куанычлы, – диде ул хисләре белән уртаклашып.

Хезмәт алдынгыларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас