Яңалыклар
28 октябрь 2025, 11:13

Яшьләргә эш бирсәң, отарсың!

Мәктәп укучыларын яки студентларны эшкә урнаштырган эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләүдән азат ителә. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Яшьләр министры Вито Сабиров хәбәр итте.

Яшьләргә эш бирсәң, отарсың!Яшьләргә эш бирсәң, отарсың!
Яшьләргә эш бирсәң, отарсың!

Мәктәп укучыларын яки студентларны эшкә урнаштырган эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләүдән азат ителә. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Яшьләр министры Вито Сабиров хәбәр итте.

Мәктәп укучылары һәм студентлар отрядларында торучылар рәсми рәвештә республика оешмаларына һәм предприятиеләренә эшкә урнаштырылырга мөмкин. 2010 елның 28 декабрендәге 428нче Федераль закон нигезендә, эшкә студентларның хезмәт отрядларын җәлеп итүче эш бирүчеләргә Пенсия фондына иминият кертемнәрен түләүдән 22,4% күләмендә котылу мөмкинлеге бар.

- Мәсәлән, хезмәткәрнең хезмәт хакы 100 мең сум булса, эш бирүче 22 400 сум акчаны янга калдыра алачак, бу акчаны файдалы максатларга юнәлтергә мөмкин, - дип билгеләп үтте министр.

Эш бирүче янга калдырылган акчаның яртысын агымдагы эшчәнлекләрен оештыру өчен студент отрядларының Төбәк штабына бирә. Икенче яртысын үз предприятиесендә хезмәт шартларын яхшырту өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, ашханә яки тулай торакны ремонтларга, шулай ук эшләүче студентларны туклану һәм яшәү белән тәэмин итәргә мөмкин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас