

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Башкортстан Башлыгының матбугат секретаре итеп Денис Ганиев билгеләнде.
Ганиев Денис Таһир улы 1982 елның 24 сентябрендә Нефтекама шәһәрендә туган. Нефтекама машина төзелеше техникумын, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1999 елда «Нефтекама автозаводы» ның «Бригантина» балалар сәламәтләндерү лагерендә башлый.
2007-2009 елларда - «Радиокомпания Триал» копирайтеры.
2009-2010 елларда - «Бригантина» балалар лагере җитәкчесе.
2010 елда-Нефтекама шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече. 2011-2022 елларда коммерция оешмаларында төрле вазыйфаларда хезмәт куйган. 2022-2025 елларда- Уфа шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары.