Яңалыклар
27 октябрь 2025, 13:45

Башстат сорауларга җавап бирүебезне сорый

Статистик күзәтүләр илнең социаль-икътисади хәле турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алу өчен үткәрелә, дип хәбәр итәләр ведомствода.

Башстат сорауларга җавап бирүебезне сорыйБашстат сорауларга җавап бирүебезне сорый
Башстат сорауларга җавап бирүебезне сорый

Статистик күзәтүләр илнең социаль-икътисади хәле турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алу өчен үткәрелә, дип хәбәр итәләр ведомствода.

Махсус өйрәтелгән персонал - интервьюерлар - халыктан сораштыру үткәрәчәк һәм җавапларны планшет яки кәгазь бланкларда теркәячәк. Алар сораштырылучылар сүзләренә таянып, раслаучы документлар сорамый язылачак. Катнашучыларга конфиденциальлек һәм анонимлык гарантияләнә. Сораштыру барышында алынган мәгълүматлар массивка берләштерелә, аның нигезендә ярлылык дәрәҗәсе, реаль акчалата керемнәр, хезмәт хакы, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм үтемлелеге, халыкның сәламәтлеге торышы буенча статинформация формалаштырыла. Сайлап алу күзәтүләре вакытында сайлап алу төркеме дип аталганнары сораштырыла.

Интервьюерлар сайланмаларны формалаштырганда сайлап алынган адресларга йөри. Җаваплар нигезендә җәмгыять тормышының картинасы төзелә. Нәтиҗәләрне исәпкә алып, мөһим дәүләт карарлары кабул ителә.

Интервьюерны мошенниктан ничек аерырга?

*Интервьюерлар һәрвакыт үзләре белән Росстатның махсус таныклыгын йөртәләр, анда аның гамәлдә булу сроклары - исеме, фамилиясе, атасының исеме, вазыйфасы күрсәтелгән, җитәкченең мөһере һәм имзасы бар. Ул паспорт белән бергә күрсәтелә.

*Интервьюерның Росстат логотибы төшерелгән зәңгәр портфеле яки кара пластик папкасы, планшеты яки кәгазь бланклары, Росстат җитәкчесенең телефон номерларын күрсәткән хат-мөрәҗәгатьләре бар, алар буенча тикшерү турындагы мәгълүматны ачыкларга мөмкин. *Интервьюер нинди тикшерү уздырылуы турында хәбәр итә һәм аның максатларын һәм бурычларын аңлата. Әгәр ул сезне өйдә очратмаса, почта ящигында уведомление калдырыр һәм уңайлы вакытта аның белән элемтәгә керергә тәкъдим итәр. Иң мөһиме: интервьюер сездән беркайчан да акча, банк реквизитлары, карталардан яки электрон почтадан парольләр сорамаячак.

*Барлык сораштырулар да бушлай үткәрелә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас