

Зур күләмле чара слет форматында узды, анда төбәк территориясендә һәм аннан читтә гамәлгә ашырылган хезмәт проектларында катнашучы студотрядларның 500 командиры һәм вәкилләре катнашты.
Республика җитәкчесе кереш сүзендә яшьләрнең эшче һөнәрләрен үзләштерүгә тартылуын ассызыклады. Башкортстан Башлыгы яшьләрнең студотряд хәрәкәтендә катнашуының егетләрнең үзләре өчен мөһимлеген һәм төбәк икътисады өчен уңай нәтиҗә бирүен дә билгеләп узды.
— Студентлар практик эштә яхшы күнекмәләр ала. Аларны укытуны оештыруда ярдәм итәргә тырышабыз, бу максатларга федераль акчалар җәлеп итәбез. Мондый хезмәт күп кенә предприятиеләр өчен, тулаем республика һәм илебез өчен бик мөһим, — дип ассызыклап үтте Радий Фәрит улы.
Фото: Башкортстан Башлыгы порталы.