Яңалыклар
24 октябрь 2025, 17:02

Комил Сираҗетдинов: “Могҗизалар кырында” катнашу балачак хыялларымның берсе иде

"Хәзинә Тур" җитәкчесе “Могҗизалар кырына” ничек чакырулары турында сөйләде. 

“Хәзинә Тур” туроператоры, эшкуар, билгеле җәмәгать эшлеклесе Комил Сираҗетдинов “Могҗизалар кыры” шоуының 35 еллыгына багышланган юбилей чыгарылышында катнашкан.

Комил тапшыруга гаиләсе белән килгән. Аның улы легендар алып баручы Леонид Якубовичны Башкортстан кымызы белән сыйлады. 

Уеннан соң Комилнең үзеннән тәэссоратлары турында сорадым.

– “Могҗизалар кырына” заявканы 7-8 ел элек җибәргән идем, быел сентябрь башында чакыру килде. Бик шатланып кабул иттем бу чакыруны. Гаилә белән барып, “Могҗизалар кырының” 35 еллыгына багышланган тапшыруда төштек. Студиядә төшерү 4 сәгать дәвам итте, бик матур булды. Башкортстан, Уфа, туризм, кымыз, атлар турында күп сөйләдек. Эфирга барысы да сыймаган, әлбәттә. Иң мөһиме – сәламнәребезне юлладык. “Могҗизалар кырында” катнашу балачак хыялларымның берсе иде. Һәм аның тормышка ашуына бик шатмын! – диде ул.

Видеодан скрин.
Видеодан скрин
Видеодан скрин.
Видеодан скрин
Фото:Видеодан скрин.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас