Яңалыклар
24 Октября 2025, 14:21

Бөтенрусия муниципаль премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Ул 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

https://vk.com/varmsuhttps://vk.com/varmsu
https://vk.com/varmsu

22 октябрьдә “Хезмәт” III Бөтенрусия муниципаль премиясенә гаризалар кабул итү башланды, ул 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Премия ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләр үсешенә аерым өлеш керткән өчен муниципаль берәмлекләрнең күренекле вәкилләренә бирелә. Премиядә муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, муниципалитетлар һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре, муниципаль депутатлар, Русия субъектлары муниципаль берәмлекләре Советлары рәисләре, башкарма директорлары һәм хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм әгъзалары, шулай ук авыл старосталары катнаша ала. Проектларны, инициативаларны һәм идарә карарларын индивидуаль рәвештә дә, команда белән дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Русия Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев әйтүенчә, былтыр премиягә, үткән ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк гариза килгән, һәм Русиянең яңа субъектларыннан катнашучылар саны берничә тапкыр арткан. Саннар һәм премия үзе үк муниципаль хезмәткәрләр хезмәтенең мөһимлеген һәм бу хезмәткә дәүләт тарафыннан мөнәсәбәтне күрсәтә, ди Грачев.

2025 елда II Бөтенрусия “Хезмәт” муниципаль премиясенә илебезнең 89 төбәгеннән 41313 гариза килгән. Башкортстан иң актив катнашучы 10 төбәкнең берсе булды. Республикадан 890 гариза бирелде – бу Идел буе федераль округында икенче һәм ил буенча 6нчы күрсәткеч.

Әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 2026 елның апрелендә “Кече ватан – Русия көче” Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында узачак.

Конкурсның оештыручысы – Русия Президенты хакимияте ярдәме белән Бөтенрусия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас