Яңалыклар
20 октябрь 2025, 16:02

Президент грантлары конкурсына иң күп гариза Башкортстаннан бирелгән

“Безнең проектларның күбесе хуплау табар дип ышанасы килә”, – ди Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.

Президент грантлары конкурсына иң күп гариза Башкортстаннан бирелгәнПрезидент грантлары конкурсына иң күп гариза Башкортстаннан бирелгән
Президент грантлары конкурсына иң күп гариза Башкортстаннан бирелгән

Башкортстан, Мәскәүдән кала, 2026 елгы президент грантларының беренче конкурсында актив катнашу буенча ил төбәкләре рейтингының беренче баскычына күтәрелде. Президент грантлары фонды сайтында республиканың коммерцияле булмаган оешмаларыннан барлыгы 636 гариза теркәлгән. Безнең республика артыннан 507 гариза бирүче Омск өлкәсе, аннары 378 гариза тапшыручы Белгород өлкәсе тора.

Гаризалар кабул итү 15 октябрьдә төгәлләнде, нәтиҗәләр киләсе елның гыйнварында билгеле булачак һәм җиңүчеләр февральдә үк үз проектларын гамәлгә ашыра башлый алачак.

Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары тәкъдим иткән проектлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә, студентларны Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерләүгә, Икенче бөтендөнья сугышы елларында партизаннар һәм подпольщиклар сафында сугышкан Башкортстан халкы турындагы мәгълүматларны популярлаштыруга һәм башка бик күп темаларга багышланган. Безнең төбәктән гаризаларның тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин https://606.su/ZukS

Гадәттәгечә, коммерцияле булмаган оешмаларны конкурска Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппаратының Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге актив әзерләде. Социаль проектлау, юриспруденция буенча тәҗрибәле экспертлар гаризалар кабул ителә башлау белән, ягъни сентябрьдән алып, беренчел гаризаларны онлайн-карады, Уфада гына түгел, ә ерак территорияләрдә дә консультацияләр, укыту семинарлары, проект сессияләре уздырдылар.

“Президент грантлары конкурсы һәрвакыт катлаулы, һәм конкуренция югары. Башкортстан проектларының күбесе хуплау табар дип ышанасы килә. Хәзер нәтиҗәләрне көтәсе кала: бәлки, тиздән Башкортстанда кызыклы яңа чаралар гамәлгә ашырыла башлар”, – ди Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.

Аның әйтүенчә, бу гаризаларның һәркайсы артында үз шәһәр-авылларының тормышын яхшыртырга теләүче актив кешеләрнең зур хезмәте тора. Проектлар төзекләндерү, авыр хәлдә калганнарга ярдәм, мәдәни чаралар, экология, яшь һәм патриотик инициативаларга ярдәм кебек юнәлешләрне үз эченә ала.

Фонд мәгълүматлары буенча, конкурска илнең 89 төбәгеннән барлыгы 8184 коммерцияле булмаган оешмадан 9310 инициатива тәкъдим иткән. Бу конкурс – исәп буенча инде егерме өченчесе. Шуңа карамастан, беренче тапкыр заявка бирүче коммерцияле булмаган оешмалар проценты шактый югары булып кала. Бу юлы алар катнашучыларның гомум санының 18 процентын тәшкил итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас