Яңалыклар
20 октябрь 2025, 08:19

Казаннан – бүләк белән!

Башкортстан делегатлары Бөтенрусия татар журналистлары форумыннан быел да җиңү һәм бүләкләр белән кайтты.

https://vk.com/tatarcongresshttps://vk.com/tatarcongress
Фото:https://vk.com/tatarcongress

15-17 октябрь көннәрендә Казанда VIII Бөтенрусия татар журналистлары форумы узды. Башкортстан делегатлары быел да бу чарадан җиңү һәм бүләкләр белән кайтты. 

“Өмет” гәзитендә күп еллар эшләүче, бер үк вакытта“Диләфрүз” басмасын җитәкләүче хезмәттәшебез Эльмира Ибраһимова һәм "Юлдаш" радиосының өлкән редакторы Азат Фазлыәхмәтов массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан өченче ел рәттән Татарстаннан читтә нәшер ителүче гәзит-журналлар, радио һәм телевидение өчен оештырылган “Хәбәр” конкурсында да Башкортстан журналистлары исеме яңгырады. Быел конкурска 13 төбәктән 31 эш кабул ителгән. Жюри комиссиясе шул эшләр арасыннан 9 җиңүчене билгеләгән.

“Татар дөньясы” номинациясендә "Туган тел" телевизион каналында дөнья күрүче "Ихлас" тапшыруының чыгарылышлары өчен – Мөхәммәт Галләмов һәм Гөлшат Сафина, “Бөек Җиңүгә 80 ел” номинациясендә “Кызыл таң” гәзите бүләкләнде.

Хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз!

https://vk.com/tatarcongress
https://vk.com/tatarcongress
https://vk.com/tatarcongress
https://vk.com/tatarcongress
Фото:https://vk.com/tatarcongress
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас