Яңалыклар
18 октябрь 2025, 12:17

Радий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдерде

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «Авангард» сәнәгать предприятиесе мәйданчыгында булды.

Радий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдердеРадий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдерде
Радий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдерде

Төбәк җитәкчесе завод территориясен карап чыкты һәм оператив хезмәтләр вәкилләре белән вакыйга шартлары турында фикер алышты. Шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын алты кеше зыян күргән. Мәйданчыкта хокук саклау органнары экспертлары эшли.

Башкортстан Башлыгы барлык зыян күрүчеләргә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

 — Кичә җитди гадәттән тыш хәл булган Стәрлетамак «Авангард»ы — махсус хезмәт шартлары булган предприятие. Ул шартлагыч матдәләр белән эш итә. Шактый көчле шартлау нәтиҗәсендә биналарның берсе җимерелде, — дип хәбәр итте Радий Фәрит улы. — Иң мөһиме — бу, әлбәттә, кешеләр. Кызганычка каршы, өч кеше һәлак булды, барысы да хатын-кызлар. Алар арасында — 2002 елгы яшь кыз. Ике хатынның балалары калган. Предприятие тиешле ярдәм күрсәтәчәк, компенсация түләнәчәк. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Биш кеше дәваханәдә ята. Без аларны Уфага күчерергә карар кылдык. Икесенең хәле шактый авыр, калганнарының – уртача авырлыкта. Тормышларына куркыныч янамый, без аларны дәвалыйбыз, аякка бастырабыз.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Радий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдерде
Радий Хәбиров «Авангард» предприятиесендә булды һәм фикерләрен белдерде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас