Республика белән идарә итү үзәгендә үткән хөкүмәт киңәшмәсендә Радий Хәбиров республиканың күпчелек район территорияләрендә юлларны бозучы һәм асфальтны ватучы олы йөк машиналарыннан баш тарту буенча 10 еллык программа белән таныштырды.
Төбәк башлыгы сүзнең мөһим объектлар төзүдә файдаланылган күптонналы машиналар турында баруын аңлатты. Ниндидер объектны төзегән арада олы йөк машиналары юлларны"үтереп", боза.
- Без авыр, норматив булмаган транспорттан юлларыбызны саклауның зур стратегиясен башлыйбыз. Ул 10 елга исәпләнгән. Зур йөк машиналарында йөрү файдасыз булуын һәркем аңласын өчен. Туры эфирда ачыктан-ачык әйтәм: бер маэмай да шуышып керә алмаслык итеп, бөтен республикага авырлык үлчәү контроль пунктлары урнаштырачакмын, - диде Радий Хәбиров.