Яңалыклар
14 октябрь 2025, 12:56

Башкортстан туризмы үсештә

Башкортстанда барлыгы 66 туроператордан 800-дән артык маршрут эшли. 

Башкортстан туризмы үсештәБашкортстан туризмы үсештә
Башкортстан туризмы үсештә
2025 ел башыннан алып Башкортстанга 1,5 млн. турист килгән. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында - 3-нче, ил буенча 17-нче урынны алган. Бу хакта БР эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә белдерде. 
Башкортстанда барлыгы 66 туроператордан 800-дән артык маршрут  эшли. Республика буенча популяр сәяхәтләр арасында экскурсияләр, тауга менү, сәнәгать объектларына бару, җәяүле һәм салда йөзү турлары бар. 
2025 елның 8 ае эчендә туризм өлкәсендәге түләүле хезмәтләр күләме былтыргы ел белән чагыштырганда 15,5 процентка үсеп, 16,6 млрд сум тәшкил иткән. Верещагина белдерүенчә, Башкортстанда туризм өлкәсендә, гомум 45млрд. сумнан артык инвестицияләр күләме белән барлыгы  200-дән артык проект гамәлгә ашырыла . 
Быел 1 сентябрьдән урнаштыруның бөтен чыганакларын классификацияләү буенча мәҗбүри таләпләр кертелгән. Аларны 530 туристик объектның 504-е башкарган. Экскурсион хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатын тәэмин итү өчен гидларны аттестацияләү эше дәвам итә. Аны 93 кеше үткән. 
2025 елның май-августында Башкортстан шифаханәләре 80 меңгә якын кешене кабул иткән.  Шифаханәләр таләп итүчәнлеге буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны һәм Русиядә 5-нче урынны били. 
Муниципалитетларда туризм эшкуарлыгын үстерү өчен Башкортстан "Туризм өчен җир" федераль проектында катнаша. Башка мөһим эшләр белән беррәттән республика районнары һәм шәһәрләрендә инвесторлар өчен глэмпинглар ачарга 275 җир участогы әзерләнгән. 
Ведомство планында - "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм" проекты өчен яңа юнәлешләр ачу, "Терра Башкортстан. Урал рухы. Евразия йөрәге" милли туристик маршрутын эшләтеп җибәрү, шулай ук салда йөзү һәм атта йөрү туризмы концепциясен әзерләү.
Республика җитәкчесе республикага туристлар агымы артуы өчен яңа юнәлешләр әзерләргә кушты. "Бездә кызыклы локацияләр күп. Аларның  проектларын эшләргә кирәк. Шул ук вакытта юлларны төзекләндерү һәм туклануны оештыру мәсьәләләрен карарга онытмагыз. Халыкара туризм буенча Таҗикстан белән үзара туристлар агымын арттырырга кирәк. Дүшәнбе - гүзәл шәһәр. Аннан Сәмаркандка кадәр яхшы юлдан 200 чакрым гына барырга. Мавыктыргыч тур оештырырга мөмкин",- диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас