Яңалыклар
12 октябрь 2025, 09:12

Иң шәп бүләк!

"Өмет" -гаилә гәзите!

Иң шәп бүләк!Иң шәп бүләк!
Иң шәп бүләк!

"Өмет" - гаилә гәзите!

 

Әбүнәчеләр көнен  гөрләттек инде, ул турыда язып та чыктык, укыгансыздыр. Шул көнне гәзиткә язылып, бүләк отучлар да булды. “Өмет”кә язылучылардан хәтта ки ике кеше бүләк отты! Кемнәр отуын да белгәнсездер. Бу бәхетле, бүләк “тешләрен сындырып кергән” дусларның берәрсен сез беләсезме, танышсызмы, күргәнегез бармы?  Ә менә мин бер җиңүчебез белән таныштым. Чөнки лототронда откан бүләген Югары Яркәй (кайбер татарларыбыз аны “Үрге” дип язып хәлдән тайдыра) авылына алып килеп тапшырдым.

 Таныш булыгыз, бәйрәмдә уздырылган лоторонда миксер откан хуҗабикә Рита ханым Шакирҗанова булыр ул.

Иң кызыгы шунда, Рита профессиональ кондитер. Бу якларда билгеле аш-су остасы ул.

- Җәйләрен, ялларда Аю авылына әнием янына кайтып йөри идек.

Хәзер әнием безнең белән. Ә авылга гел кайтып торабыз. Гел пешеренеп торгач, анда да, монда да миксер кирәк иде. Тагын берне  сатып алырга йөри идем, менә – Ходайның бүләге!

 Безне сөендергән “Өмет”кә күпсанлы укучылар телим. Редакция хезмәткәрләре исән-сау булып эшләп торсыннар. Дуслар, “Өмет”кә язылыгыз, ул шәп гәзит – гаилә гәзите!

 2нче сыйныфта укучы кызым Арина  “Чаткылар”ны көтеп ала, анда чыккан шигырләрен тиз генә ятлап та куя. Арина сәнгатьле итеп укып, конкурсларда җиңә. Безгә “Чаткылар” укуда да нык ярдәм итә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас