Яңалыклар
10 октябрь 2025, 19:10

Республикабыз көне белән!

Бу бәйрәмнең тарихын хәтерлисезме?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Торган җир – көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та,нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як – күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Ә безнең өлешкә туган җирнең иң матуры туры килгән. Табигать республикабызга байлыкларны бик юмарт өләшкән: мәһабәт таулар, куе урманнар, иксез-чиксез болыннар, киң һәм тирән елгалар, челтерәп аккан чишмәләр дисеңме – барысы да бар. Табигатенең күптөрлелеге һәм матурлыгы өчен Башкортстанны хәтта икенче Швейцария дип тә атыйлар.  

“Башкортстан – бик кызыклы төбәк. Мин һәрвакыт ике момент барлыгын билгелим. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә Башкортстанга биргән табигать, җир, тау-урманнар һәм башка табигый объектлар. Ә икенчесе – ата-бабаларыбыз эшләгән әйберләр: кызыклы объектлар, биналар, мавыктыргыч вакыйгалар. Болар барысы да республикабызны туристлар өчен кызыклы итә”, – дигән иде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Табигате бай булгангамы, республиканың кешеләре дә соклангыч һәм тырыш. Халыкның хезмәт сөючән икәнлегенә мисаллар эзләп ерак китәсе түгел: авыллар төзек, басу-кырларда комбайннар гөрли, шәһәрләр күзгә күренеп матурлана – бер сүз белән әйткәндә, икътисад һәм сәнәгать үсештә. Болар барсы да – тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Түрәләребез әйткәнчә, республика мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча илдә алдынгы урыннарда бара. Республикада 500дән артык сәнәгать предприятиесе эшли.

Бүген Башкортстан – илнең нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы төбәге дә. Ул үз халкын азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, ә иген, ит һәм сөт продуктларын читкә дә күпләп чыгара. Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән ике өлешен – чәчүлекләр, бер өлешен чабынлыклар белән көтүлекләр тәшкил итә. Мондый нисбәт авыл хуҗалыгында үсемлекчелек белән малчылыкны бергә яраштырып алып барырга мөмкинлек бирә.

Республика – “кара алтын”га бай төбәк. Энергетика, нефть химиясе һәм машиналар эшләү кебек мөһим тармаклар әнә шул нефть чыгару нигезендә барлыкка килде һәм үсеш алды. Ишембай, Октябрьский, Туймазы, Нефтекама, Салават шәһәрләренең, шулай ук шәһәр тибындагы поселокларның барлыкка килүе дә “кара алтын” чыгаруга һәм аны эшкәртүгә бәйле. Бүген республиканың машиналар төзү, ягулык-энергетика, нефть һәм газ эшкәртү тармакларының продукцияләре ил күләмендә әһәмияткә ия һәм, аларга сорау күп.

Республиканың тагын бер соклангыч үзенчәлеге бар – ул халыклар дуслыгы. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле бердәм һәм тату яши. Аларга үзләренең милли асылларын саклау һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Төрле дин вәкилләре, төрле телләрдә сөйләшүче халыклар, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, үзенчәлекләрен хөрмәт итә. Алай гына да түгел, ихлас күңелдән уртаклаша да. Бүген инде алар, берләшеп, махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм итә. Ә ир-егетләребез уртак ватаныбыз хакына көрәшә. Гомумән, ил язмышына күз салсак, бик күп якташларыбыз илебез тынычлыгы өчен башлырын салган. Бөек Ватан сугышында республикадан 710 меңнән артык кеше катнашкан, аларның 312 меңе яу кырында ятып калган. Тыл хезмәтчәннәре Җиңү хакына көнне-төнгә ялгап эшләгән. Бүген дә Башкортстанның күпмилләтле халкы илнең ышанычлы таянычы булып тора – ил икътисадын һәм оборонасын ныгытуга зур өлеш кертә.

Хәер, Башкортстан Русия өчен һәрвакыт ышанычлы төбәк булды. СССР дигән зур ил таркалган чакта да республика Русия дәүләтчелеге нигезен саклап калуга үз өлешен кертте. Уртак Ватаныбыз – территориаль төзелеше буенча федераль дәүләт. Һәр төбәкнең милли, этник, дини, мәдәни, географик һәм икътисади үзенчәлекләре төрле икәнлеген исәпкә алганда, аларны саклау өчен иң уңае – чынлап та, федератив дәүләт төзелеше. Шуңа бер гасыр элек большевиклар игълан иткән федератив дәүләт төзелеше, еллар җиле белән үзгәрешләр кичерсә дә, бүген дә үзен аклый. Ул илебездә яшәгән төрле халыкларга дөнья сәхнәсендә үзләрен таныту мөмкинлеге дә бирә.

Бүген Башкортстан үсештә икән, бу инде илнең һәм, әлбәттә, республиканың кайчандыр дөрес юл сайлавын дәлилли түгелме? Әлбәттә, республикада хәл итәсе проблемалар да байтак. Алар үз җае белән хәл ителер дип ышанасы килә. Иң мөһиме, илдә иминлек булсын һәм тынычлык урнашсын.

 Тарих сөйли

 1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Югары Советының III сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителде. Башкорт Автоном Совет Социалистик Республикасы Башкортстан Республикасы дип үзгәртелде.

Ике елдан соң – 1992 елның февралендә бу көн бәйрәмгә әйләнде. Ә 1993 елның декабрендә декларация нигезендә Республика Конституциясе кабул ителде.

Туксанынчы еллар күптән артта калды, хәзер Республика көне суверенитетны түгел, ә туган якны, республика халкын, аның казанышларын искә алу бәйрәменә әйләнде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас