Яңалыклар
11 октябрь 2025, 10:59

Республика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителде

Бүген Уфаның Совет мәйданында Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 578 укучы тантаналы рәвештә "шәйморатовчылар" сафына басты.

Республика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителдеРеспублика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителде
Республика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителде

Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Төбәк җитәкчесе Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Исегезгә төшерәбез, скульптура композициясе өч ел элек Республика көнендә ачылды. Ул 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватаны өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга арналган.

—  Бүген сезнең өчен бик тә үзенчәлекле көн. Безнең дәүләт бәйрәменә, Республика көненә, сез милли каһарманыбыз Миңнегали Шәйморатов исемен горурлык белән йөрткән кешеләрнең зур тату гаиләсенә керәсез, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. — Бу югары дәрәҗә һәм бик зур җаваплылык. Сез генералның исемен генә түгел, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби данының да, аның сугышчыларының да варисларга әйләнәсез. Киңкүләм героизм күрсәтеп, бу легендар дивизия Доннан Эльбага кадәр сугышлар белән узды, аның сафында булган 78 сугышчы - "Советлар Союзы Герое", ә бишесе Дан орденының тулы кавалеры булды.

Укучылар яшь "шәйморатовчылар" антын кабул итте һәм "Шәйморатов-генерал" җырын башкарды. Чара 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын "шәйморатов сыйныфлары" командирларына тапшыру һәм "шәйморатовчылар"ның тантаналы маршы белән йомгакланды.

Фото: glavarb.ru.

Республика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителде
Республика көнендә 578 укучы "шәйморатовчы"лар сафына кабул ителде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас