

Уфага Дуслык монументы ягыннан килүчеләрне Агыйдел аша сузылган дугалы күпер каршы ала. Әмма 2022 елда аны ремонтка япкан иделәр. Һәм, ниһаять, быел Республика көнендә әлеге күпер ачыла.
Исегезгә төшерәбез: Агыйдел аша 670 метр озынлыктагы дугалы күпер 1956 елның 3 ноябрендә ачылган, аны 4 ел да 10 айда төзегәннәр. Шуннан бирле ул, күпме кешеләрне каршы алып, озатып калган, аның аша күпме транспорт үткән...
2017 елда күпер авария хәлендә дип танылды, әмма ремонт эшләре 2022 елда гына башланды. Ә аңа кадәр бер ел элек, “вставка”-күперне (гамәлдәге ике күпер арасында төзелгән корылма) ачып, транспорт хәрәкәтен аңа күчерделәр.
Дугалы күперне ремонтлый башлагач, күпләр аның дугасы калыр микән, үзгәрер микән дип борчылды. Ни дисәң дә, күпернең үзенчәлеге нәкъ шул дугада иде. Бу уңайдан хафаланыр урын юк: дуганың монтажланган конструкциясе беренчел кыяфәтеннән берни белән дә аерылмый. Арканың ике ягына төзелеш һәм капиталь ремонт даталары язылган истәлекле такталар куячаклар.
“Күгәрченле кыз” скульптурасын урнаштыру да күзаллана. Аны тарихи фотографияләр буенча тергезгәннәр. Урнаштыру өчен өч вариант тәкъдим ителгән, шуларның берсе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланачак.
Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе әйтүенчә, әле вакытлы корылмаларны сүтәләр, эшләр тулы күләмдә 2026 елда җирләрне рекультивацияләү белән бергә тәмамланачак.
“Көньяк юнәлештә транспорт агымы – иң тыгызы. Тәүлегенә 164 мең автомобиль үтә – бу Уфа ярымутравы территориясенә керә торган транспорт чараларының гомум санының 49 проценты”, – ди Паппе. Аның аңлатуынча, эшләр тәмамланганнан соң, шәһәргә керү өчен 1991 елда төзелгән күпер аша 6 полоса буенча хәрәкәт җибәреләчәк. Ә шәһәрдән чыгу өчен шулай ук 6 полоса булачак: “вставка” күпер аша – 4 һәм дугалы күпер аша – 2 полоса.
Белүебезчә, мондый күперләр төзү яки ремонтлау искитмәле зур финанслар таләп итә. Әлеге сорауга Радий Хәбиров үзе ачыклык кертте.
“Бу – федераль акчалар, – диде ул. – Бездә андый акча юк, шуңа Русия Хөкүмәте белән эшләргә кирәк. Безне Президент һәрвакыт хуплый. Әйтик, “Меги” районындагы күпер – шулай ук зур проект, ул 30нчы елларга бюджетка салынган. Без торак йортлар булган гаять зур территорияне Уфа белән тоташтырачакбыз. Әле Интернациональная урамындагы күпер буенча концессияне тормышка ашырырга тырышабыз. Республика көче белән мондый күперләр төзеп булмый. Монда Русия Транспорт министрлыгы белән хезмәттәшлек итәргә кирәк”.
Шушы көннәрдә аркалы күпергә капиталь ремонт ясау буенча статик һәм динамик сынаулар төгәлләнде. Таяныч конструкцияләрнең ышанычлылыгы расланган, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.