

Башкортстанда 2024 елда милек салымнары һәм НДФЛ түләү буенча киң колачлы мәгълүмати кампания башланды.
2025 елның 1 декабренә кадәр төбәкнең берләштерелгән бюджетына 8 млрд сумнан артык акча керергә тиеш. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Быел салымнарны вакытында түләүне һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тотрыклы тутыруны тәэмин итү өчен халык белән мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтүгә аерым игътибар бирелде. Салымнарның исәпләнгән суммасы узган ел белән чагыштырганда 15 процентка – 1 млрд сумга арткан. 1 октябрьгә 705 млн сум түләгәннәр инде.
Республика көненә салым органнары МФЦ офисларында “Минем салымнарым – минем Республикама” акциясен үткәрәчәк. Моннан тыш, киләчәктә тарату өчен муниципалитетларга һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнарына җибәреләчәк мәгълүмати контент эшләнде.
Радий Хәбиров шәһәр һәм район администрацияләре җитәкчеләренә халыкка салымнарны вакытында түләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирү бурычына җаваплы карарга кушты.