

Бу хакта республика вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
6 октябрьдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә СНТ үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
297 СНТда керү юлларын ремонтлаганнар, 63 ширкәттә 11,4 мең электр энергиясен исәпкә алу приборы урнаштырылган. Моннан тыш, 218 СНТ эчке инфраструктура объектларын – су белән тәэмин итү һәм янгын сүндерү системаларын, контейнер мәйданчыкларын ремонтлау чыгымнарын компенсацияләде. Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, бакча ширкәтләре халкы өчен индивидуаль янгын хәбәр итү җайланмаларын сатып алуны дәвам итәләр. 2023 елдан башлап аларның саны 3 меңнән арткан. 2025 елда СНТ территориясендә янгыннар саны 2024 ел белән чагыштырганда 45 процентка кимегән.
Төбәк җитәкчесе бакчачылык секторын үстерүгә комплекслы карау мөһимлеген ассызыклады.
- Без ширкәтләр белән идарә итү системасын булдырдык. Муниципалитетларда хакимият башлыкларының җаваплы урынбасарлары бар. Алар СНТ вәкилләре белән даими очрашып торалар, актуаль сорауларга җавап бирәләр, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, без шәһәрләрдә һәм авылларда бакчачылык продукциясен сату өчен бушлай урыннар оештырдык. Киләсе сезонга аларны тәртипкә китерү, шундый нокталарның санын саклап калу мөһим.