

Башкортстанда 2026 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды.
Актив язылучыларны күңелле бонус көтә. 1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Русия почтасы» белән берлектә традицион акция – ташламалар декадасы уздыра.
Бу чорда республика басмаларына һәм яраткан «районкалар»ыбызга ташламалы бәядән язылырга мөмкин.Рodpiska.pochta.ru, Русия почтасының мобиль кушымтасында, барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда язылырга мөмкин.Моннан тыш, язылучылар призлар конкурсында катнаша ала. Катнашу өчен 2 басмага язылырга һәм адресын, контакт телефонын һәм квитанциясен күрсәтеп, ирекле рәвештә катнашуга гариза язып, завканы 2026 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк:450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты, каб. 212, «Языл һәм җиңеп чык» тамгасы белән яисә электрон адреска: podpiska@rbsmi.ru.