

Андрей Назаров Дүшәнбе шәһәрендә Русия Федерациясенең Таҗикстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Семен Григорьев белән очрашты. Очрашу барышында алар сәүдә буенча икътисади багланышларның төп юнәлешләре, шулай ук мәдәни хезмәттәшлек потенциалы һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Башкортстан Республикасы Премьер-министры посолга республика делегациясе визитын әзерләүдә һәм уздыруда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул дәүләтара элемтәләрне ныгытуда һәм уртак проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруда дипломатик вәкиллекнең мөһим ролен ассызыклады.
— Өч дистә елдан артык вакыт эчендә Русия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында дәүләтара хезмәттәшлекне җайга салу буенча гаять зур эш башкарылды. Бүгенге Русия – Таҗикстан элемтәләрен, һич арттырмыйча, чын стратегик партнерлык һәм союздашлык үрнәге дип, атарга мөмкин, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров һәм Башкортостан белән Таҗикстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.