Яңалыклар
3 октябрь 2025, 08:35

Ярминкәләрдә катнашыгыз!

Сатыгыз һәм сатып алыгыз!

Ярминкәләрдә катнашыгыз!Ярминкәләрдә катнашыгыз!
Ярминкәләрдә катнашыгыз!

Сатыгыз һәм сатып алыгыз!

 

Уфада 4 һәм 5 октябрьдә Авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Үз продукциясен тәкъдим итәргә теләүче барлык республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре анда катнашырга чакырыла.

4 һәм 5 октябрьдә Уфада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, анда турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән азык-төлек һәм яшелчәләр сатып алырга мөмкин булачак.

 

Ярминкә мәйданчыклары шәһәрнең төрле районнарында урнашачак.

 

Шимбә көнне ярминкә сәүдәсе автоюлның Новороссийская урамыннан Ухтомскийга кадәрге участогында, Интернациональная һәм Машина төзүчеләр урамнары киселешендә, Мушников һәм Баландин бульварлары киселешендә, Рабкоров урамы, 3, 5, 7, 20 буенча мәйданчыкта, «Волна» паркы янында, Серго Орджоникидзе исемендәге мәйданда, спорт сарае каршында һәм яшьләр сарае алдында уза.

Якшәмбе көнне ярминкәләр барлык күрсәтелгән мәйданчыкларда үз эшләрен дәвам итәчәк. Шулай ук Дим районы халкы өчен Таллин урамыннан алып Новороссийская урамына кадәр аерым мәйданчык оештырыла, дип хәбәр иттеләр мэриядә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас