Яңалыклар
3 октябрь 2025, 03:56

Ялларда һава торышы нинди булыр?

Бу ялларда һава торышы эш эшләтерме?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Синоптиклар Башкортстанда ял көннәрендә һава торышы ничек булачагына фараз бирде.

Башгидромет мәгълүматы буенча, бүген, 3 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Көндез һава температурасы +8, +13 градус булачак.

Шимбә көнне, 4 октябрьдә дә, явым-төшем фаразланмый. Җил төньяктан, көньякка күчәчәк, уртача. Термометр баганалары төнлә +1, -4 градус күрсәтсә, көндез +9, +14 градуска менәчәк.

Якшәмбе, 5 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез. Төньяктан искән җилнең юнәлеше көньякка үзгәрәчәк. Һава температурасы төнлә -3, +2 градус булса, көндез +11, +16 градуска кадәр җылытачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас