

Башкортстанда MAX мессенджерында МФЦ чат-ботын эшләтеп җибәрделәр.
5 сентябрьдән Башкортстанда яшәүчеләрнең MAX милли мессенджерында рәсми чат-бот аша күп функцияле үзәкләр хезмәтләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Сервис гражданнарның МФЦ белән үзара хезмәттәшлеген тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итү өчен булдырылган.
Яңа цифрлы ярдәмче МФЦның теләсә кайсы бүлегенә дистанцион рәвештә язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә, шулай ук үз мөрәҗәгатенең статусын белергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, аның ярдәмендә кирәкле үзәкнең адресын һәм эш графигын тиз табарга, алынган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләргә һәм кире элемтәне калдырырга мөмкин.
MAX мессенджерында чат-ботны эшләтеп җибәрү — бу безнең Хезмәтләрне цифрлаштыруга тагын бер адым. Без мәгълүмат алу һәм кабул итүгә язылу процессын мөмкин кадәр гадиләштерергә омтылабыз, − диде Башкортостан Республикасы МФЦ директоры Наталья Куприянова.
Чат-бот белән эшли башлау өчен смартфонга MAX кушымтасын урнаштырырга, шуннан соң мессенджерда эзләү аша «МФЦ Республики Башкортостан» ботын табарга яки махсус QR-кодны сканерларга кирәк.