+22 °С
Яңгыр


Үзәк банк авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә акча чыгарачак.
Русия Банкы 6 октябрьдә “Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре” дигән истәлекле тәңкә чыгачагы турында хәбәр итте.
“Хезмәт кешесе” сериясенә караган тәңкәләр 1 миллион данә тираж белән чыгарылачак.
Акчалар кыйммәтле булмаган металлдан ясалган.
Номиналы – 10 сум. Түгәрәкнең диаметры – 22 миллиметр.