

2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Стәрлетамак шәһәренең Мәдәният сараенда “Туристик сувенир” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы уза.
Бу масштаблы мәдәни-икътисади вакыйга республиканың барлык почмакларыннан һөнәрчеләрне, дизайнерларны, эшкуарларны һәм иҗат командаларын берләштерә.
Стәрлетамак шәһәр мәдәният йортында конкурс эшләре күргәзмәсе эшли, килүчеләр үзләренә ошаган әйберләрне сатып алала.
Катнашучыларның эшләре 12 номинациядә бәяләнәчәк.
Төбәк этабында җиңүчеләр Санкт-Петербургта узачак федераль конкурста катнаша алачак.