

Яшьләр өчен мәгариф өлкәсендә “Тарих тавышы” бөтенрусия премиясенә гаризалар кабул итү башланды, ул 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Тарих тавышы” премиясе тарихны өйрәнү процессын яшьләр өчен кызыклы итә торган проектларны һәм инициативаларны хуплауны максат итеп куя. Премия Ватан тарихын популярлаштыру, патриотик тәрбия, тарихи хакыйкатьне саклау һәм яклауның төрле юнәлешләре буенча 10 номинациядән тора.
– Без яшьләр лидерларын һәм тикшеренүчеләрне генә түгел, ә музейлар, тарихи проектлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен дә катнашырга чакырабыз. Премиядә катнашу танылу, яңа танышулар, фикердәшләр һәм хакимият вәкилләре ягыннан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк, – ди “Тарих тавышы” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры, премиянең оештыру комитеты секретаре Владислав Курбатов.
Чарада 12 яшьтән башлап Русия Федерациясе гражданнары, юридик затлар һәм авторлар коллективлары, ә “Русия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты” номинациясендә чит ил гражданнары һәм оешмалары да катнаша ала.
Лауреатларны бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак. Җиңүчеләр партнерлардан һәм премияне оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алачак, танылган дәүләт эшлеклеләре һәм тарихчылар белән очрашачак, эшлекле һәм мәдәни программада катнашачак.
Премияне оештыручы – “Беренчеләр хәрәкәте” грант ярдәме белән “Ватан Геройлары” коммерцияле булмаган оешма.