

Башкортстанда вузара кампус базасында ясалма акыл өлкәсендә проектларны үстерү программасын эшләтеп җибәрәләр.
Тиешле меморандумны Moscow Startup Summit мәйданчыгында AIRI институты, Урал банкы һәм Уфаның вузара кампусының геном үзәгендә урнашкан “Школа 21” имзалады.
Меморандум кысаларында яклар ясалма интеллект өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерергә килештеләр. Инновацион проектларны әзерләү һәм гамәлгә ашырудан тыш, яклар уртак тикшеренүләр уздырырга планлаштыралар. Материаллар башка технологик компанияләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен нигез була һәм фәнни бергәлеккә өлеш кертә алачак.
– Ясалма интеллект өлкәсендәге проектларны үстерү икътисади үсешнең һәм төбәкнең конкурентлык сәләтен арттыруның көчле драйверы булып тора. Ясалма акыл технологияләре ярдәмендә без агросәнәгать комплексыннан алып сәламәтлек саклауга һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кадәр төп тармакларны оптимальләштерә алабыз. Ә бу – җитештерүчәнлекне арттыру да, югары технологияле эш урыннары да, инвестицияләр агымы да. Төбәктә көчле фәнни һәм җитештерү базасы булдырылган, аларны ясалма интеллект мөмкинлекләре белән берләштерү югары нәтиҗә бирәчәк, – ди Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Уфадагы “Школа 21” директоры Екатерина Подымова билгеләп үткәнчә, меморандум яңа перспективаларга адым булачак. Имзаланган меморандум фән, мәгариф һәм бизнес көчләрен берләштерә.